Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2022, 12:18

Дәләтебез составына дүрт төбәк керде!

30 сентябрьдә илебез тарихында зур вакыйга булды. Дәүләтебез составына тагын дүрт төбәк – Донецк, Луганск  халык республикалары,Херсон һәм Запорожье өлкәләре кушылды.

Дәләтебез составына дүрт төбәк керде!
Дәләтебез составына дүрт төбәк керде!

Бу карарны әлеге төбәкләрдә яшәгән халыклар референдум барышында кабул итте. Һәм Кремль сараенда шушы хактагы документка кул кую тантанасы узды.

Чараны Русия Президенты Владимир Путин ачып, халыкка мөрәҗәгать итте.

 – Барыгыз дап белә: ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар булды. Аларга йомгак ясалды, нәтиҗә билгеле. Кешеләр үз карараларын белдерде. Бүген без шушы төбәкләр гражданнарын Русия соствына кабул итү турындагы дакументка кул куябыз. Кануният җыелышы карарны хуплар дип ышанам, чөнки бу – миллионлаган кешеләре т еләге. Һәм бу – аларның үхркукы, ул БМО Уставының беренче статьясы беләнг ныгытылган, – диде Владимир Путин.

Дәүләт Башлыгы Ресия Геройарын да онытмады.

– Монда, Новороссиядә Румянцев  һәмУшаков сугышкан, Екатерина II  белән Потемкин яңа шәһәрләргә нигез салганнар. Монда Бөек Ватан сугышы елларында ата-бабаларыбыз дошманны тар-мар иткән. Без Рус язы геройларын да хәтерлибез. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган солдатлар һәм офицерлар турында да онытмыйбыз, - диде ул.

Залда җыелган кешеләр каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Килешүләргә Русия Президенты Владимир Путин, ДХР Башлыгы Денис Пушилин, ЛХР Башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе Башлыгы Евгений Балицкий һәм Херсон өлкәсе Башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Фото ачык чыганаклардан

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: