Гөмбә җыйганда ялгышмас өчен истә тотыгыз:
- Үзегез белгән ашарга яраклы гөмбәләрне генә җыегыз.
- Икеләнгән гөмбәләрне тәмләп карамагыз, шунда ук ташлагыз.
- Кортлы, бозылган, картайган гөмбәләрне кулланмагыз.
- Балаларга агулы гөмбәне кулларына алырга ирек куймагыз. Чи гөмбә ашамагыз. Гөмбә – тиз бозыла торган азык, аларны озак сакларга ярамый, аеруча җылыда. Тиз арада эшкәртегез!
5.Сәнәгать предприятиеләре, автотрассаларга якын җирдә гөмбә җыймагыз.
Гөмбә белән агулану билгеләрен – эч авырту, күңел болгану, косу – сизү белән кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк.