Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2022, 15:54

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 700дән артык яңа очрагы теркәлгән

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыруның 714 яңа очрагы ачыкланган.

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 700дән артык яңа очрагы теркәлгән
Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 700дән артык яңа очрагы теркәлгән

Әлеге вакытта республикада 271 пациент, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 190 кеше стационарда дәвалана. 10 пациент авыр хәлдә, ике пациент үпкәне ясалма җилләтү аппаратында. Ә 4522 кеше амбулатор шартларда дәвалана, аларның 

1357се – олы яшьтәгеләр.         

Узган тәүлектә 135 кеше савыккан. Бер пациент вафат булган.

Башкортстанда 3 322 077 кеше коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын алган (133,7%), 3 109 383 кеше вакцинацияны тулысынча тәмамлаган (125,1%).

 

 

Автор:“Башинформ” буенча  Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: