+20 °С
Болытлы
Спектакльне Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов куйды. Режиссер белән иҗат төркеме: рәссам Булат Ибраһимов, композитор Васил Гафаров, пластика буенча режиссер – Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Арлекин» Бөтенроссия премиясе лауреаты Рәмизә Мөхәммәтшина эшләде.
«Җәмилә» - «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан культурасы» проекты кысаларында тормышка ашырылган спектакль.
Тамашачылар яраткан артистларын озак җибәрмичә торды һәм көчле алкышларга күмде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.