Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2022, 16:00

Ярдәмсез калдырмаячаклар

 Атна саен уза торган оператив киңәшмәдә, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде, республиканың мобилизацияләнгән ир-атларын һәм аларның гаиләләрен яклау чараларын тикшерделәр.

Ярдәмсез калдырмаячаклар
Ярдәмсез калдырмаячаклар

“Бердәм Русия”ның төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов 26 сентябрьдән барлык муниципалитетларда да Русия Герое, генерал-майор Миңлегали Шаймуратов исемендәге волонтерлар штабы эшли башлавын хәбәр итте. Аның активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Штабка телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: 8-800-201-89-93.

Бүгенге көнгә төрле сораулар белән 250дән артык шылтырату кабул ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләр исәбендә ярдәм күрсәтергә яки волонтер булырга теләүчеләр бар.

Луганск  Халык Республикасының Красный Ключ шәһәренә гуманитар ярдәм илтеп җиткерелгән.

Башкортстан Башлыгы штаб активистларына, шулай ук мобилизацияләнгән кешеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм оештырган өчен рәхмәт белдерде.

 – Мин якташларның хәрби әзерлек үтү мәйданнарына барган районнар башлыкларына бик рәхмәтлемен. Без сыйфатлы хәрби әзерлек өчен аларга шартлар тудыруда бергә ярдәм күрсәтәбез, – диде Радий Хәбиров. – Хәрбиләрнең якыннарына һәм туганнарына да һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк. Барлык муниципалитетларда да мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренең тулы исемлекләре булырга тиеш. Алар турында хәстәрлек күрү мөһим.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан Мәдәният министрлыгына  республиканың хәрби хезмәткәрләре алдында чыгыш ясар өчен артистлар һәм иҗади коллективлардан агитбригадалар оештырырга кушты.

 

Автор:Гөлнара Мурзина әзерләде
Читайте нас: