Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2022, 13:00

Хокук бозулар турында

... гади, аңлаешлы итеп сөйләделәр татар гимназиясенең өлкән класс  укучыларына Бәләбәй шәһәр суды судьялары Марсель Харисов һәм Ирина Мөхәмәдиярова, балигь булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәре Павел Коротоков.

Хокук бозулар турында
Хокук бозулар турында

Очрашу барышында закон сагында торучылар Бәләбәй районында киңрәк таралган җинаятьләргә һәм Русиядә балигь булмаганнарның җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләренә аерым игътибар бүлделәр.

Лекциядән соң гимназистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде: “Дәүләт адвокатларының яклавы нәтиҗәлеме?”, “Бәләбәй районында үсмерләр җинаятьчелеге белән хәл ничек?”, “Бәләбәйдә үсмер алган иң зур срок  күпме?”, “Әгәр эш каралган икән, ни өчен суд барышында хөкем ителүчегә соңгы сүз әйтү мөмкинлеген бирәләр?”

 – Без Бәләбәй мәктәп укучылары өчен мондый чараларны кварталга бер уздырабыз: үсмерләргә хокук бозган өчен җаваплылык каралган законнарны аңлатабыз, аларда законга буйсыну тәртибен булдырабыз, РФ Конституциясенә, тәртип нормаларына һәм кагыйдәләренә ихтирам тәрбиялибез, – дип сөйләде Марсель  Хрисов.

Җанлы әңгәмдән соң 8-9 калсс укучылары тиздән булачак суд утырышына чакырылды. Үсмерләр, укытучылар тәкъдимне шатланып кабул итте.

Автор фотосы.

 

Хокук бозулар турында
Хокук бозулар турында
Автор:Регина Фәизова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: