Әлеге китапханәгә барсаң, күңелең күтәрелеп кайта. Бар җирдә тәртип, пөхтәлек, иркен уку залы. Ачык йөзле, кунакчыл китапханәчеләр. Ә инде киштә-киштә китапларны әйткән дә юк, их, шуларның барсын да укып чыгарга дигән хыялый уй килә башка.
Китапханә зәвыклы бизәлеше, фәнни-популяр китапларга, төрле жанрлардагы нәфис әдәбиятка ифрат бай булуы белән генә түгел, төрле яшьтәге укучылар өчен вакытлы басмаларның күп булуы белән дә үзенә тартып тора. Кемдер бик теләсә дә, кесәсе такыррак булганга күрә, теләгән басмасын алдырып укый алмый. Ә монда шундый мөмкинлек! – китапханәгә кил дә яраткан гәзитеңне яисә журналыңны рәхәтләнеп укы, китапхәнәчеләр белән фикерләреңне уртаклаш, материалларын фәнни эшеңдә һ.б. файдалан.
Мине аеруча китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә милли телләрдә нәшер ителүче басмаларның күп булы сөендерә. Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыгучы барлык басмалар да бар дияргә була монда. Башкорт телендәге “Башкортстан”, “Киске Өфө”, “Йәшлек” гәзитләре, “Агыйдел”, “Тамаша”, “Әманәт”, “Ватандаш” журналлары, татар телендәге “Кызыл таң”, “Өмет” газеталары, “Тулпар” журналы, шулай ук Казанда чыгучы “Мәдәни җомга” газетасы, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Идел” журналлары, чуваш телендә “Урал сасси” газетасы. Һәм, әлбәттә, ике телдә дә үз гәзитебез “Бәләбәй хәбәрләре”.
– Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка рәхмәт, ул вакытлы басмаларга язылуга бюджеттан акча кызганмый, 500 мең сумнан артык смета бүленә, – ди учреждение директоры Ирина Кирьянова. – Авыл китапханәләре дә ел саен вакытлы басмаларны алдырып килә. Укысыннар, мәгълүмат алсыннар гына.
Әйтергә кирәк, быел гына түгел, Үзәк китапханә байтак еллардан бирле милли вакытлы басмаларны шулай күпләп алдыра, аның бу матур гамәле күркәм традициягә әйләнгән дисәң дә була.
Яңа 2023 елда да китапханәгә килүчеләрнең яраткан вакытлы басмаларын күрә, укый алачагына шик юк.