Хәтерегезгә төшерәбез, 1990 елның 11 октябрендә республиканың Югары Советы Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
1992 елның 27 февралендәге “Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы төбәк законына ярашлы, 11 октябрь – Республика көне ял дип исәпләнә.
Быел 11 октябрь сишәмбегә туры килә. Димәк, дүшәмбе, 1 октябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Русия Федерациясенең Хезмәт кодексына ярашлы, еллык төп яки өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә 11 октябрьдәге бәйрәм көне отпускның календарь көннәренә кертелми.