Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2022, 09:00

“Башкортстан энциклопедиясе”нә кертелде

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы җәмәгатчелеге исеменнән һәм үтенече буенча Бөтендөнья Татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе активисты  Флүр Яһудин  республика кимәлендә күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Яһудин Гимад Җиһангир улының шәхесе һәм хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны күптомлы “Башкортстан энциклопедиясе”нә  кертү турында  “Башкортстан энциклопедиясе” редакциясенә (2022 ел, 23 июнь) һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка язма гариза белән  (2022 ел, 30 август)  мөрәҗәгать иткән иде.

“Башкортстан энциклопедиясе”нә кертелде
“Башкортстан энциклопедиясе”нә кертелде

“Безгә, Бәләбәйдә һәм районда яшәүчеләргә, Г. Җ. Яһудинның лаеклы исеме әлегәчә “Башкортстан энциклопедиясенә”  түгел, республиканың сәяси репрессияләнгән гражданнарының  “Хәтер китабы”на да кертелмәве аңлашылмый. Безнең фикеребезчә, Яһудин Гимад Җиһангир улының исеме Бәләбәй, Ишембай, Уфа шәһәрләре урамнары  атамаларында һәм башка монументаль формаларда халык хәтере өчен мәңгеләштерелергә тиеш. Әлегә тик Тузлыкуш авылында гына һәйкәл- сын куелган.

 Без әлеге проблеманың уңай хәл ителәчәгенә өметләнәбез, ул зур финанс чыгымнар таләп итми, ә республиканың яшь буын гражданнарына патриотик тәрбия бирүдә сизелерлек өлеш булачак бу”,  дип язды Флүр Фәрит улы мөрәҗәгатендә.

Һәм менә, гаделлек тантана итте –   күренекле якташыбыз турында материал “Башкортостан” Төбәк интерактив энциклопедиясе порталына  (http: //bashenc.onlihe /ru/) кертелгән. Шушы хакта Ф Яһудин якын көннәрдә “Башкортстан энциклопедиясе”  БР Башкорт энциклопедиясе дәүләт автономиялы фән учреждениесе директоры урынбасары Р. Х. Хәсәновадан шатлыклы җавап алды.

Тузлыкуш авыл халкы гына түгел, бөтен шәһәр һәм район халкы исеменнән  гаделлекне торгызу өчен тырышлык күрсәткән гамьле  милләттәшебез Флүр Фәрит улына  чиксез рәхмәт!

P.S. Атылган халык комиссары Гимад Яһудин турында Тузлыкуш авыл музеенда бай материал тупланган, республика басмаларында, безнең газетада төрле елларда мәкаләләр нәшер ителгән.  Шулай ук тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге турында “Возвращение расстрелянного наркома” китабы бар (авторлары Бәләбәй журналистлары Д. Курганов һәм П. Федин). Хәзер аның хакында мәгълүматны югарыда күрсәтелгән порталда да табып була.

 

Автор:З.Салихова.
Читайте нас: