

Авылда колхоз таралып, урындагы урта мәктәпкә ясин укылу белән бер иш яшьләр гаиләләрен алып шәһәргә күчеп киттеләр, икенчеләре озын акча артыннан Себер тарафларына юлланды. Ә менә Назиф үзенең сөекле тормыш иптәше, пенсиядәге укытучы, хезмәт ветераны Әлфия Камил кызы белән киңәшләшеп, фермер хуҗалыгы ачып җибәрде. Тәүге елларда 60 гектар җирне арендага алып, иген культуралары үстерсәләр, бүген бу күрсәткечне 300 гектарга җиткерделәр.
– Быел иген ишеп уңды, – ди тырыш авылдашым. –Җәй коры килүгә карамастан, арыш, бодай, солы культуралары мул табыш китерде.
Игенче булудан тыш Назиф Хөбәйбулла улы коеп куйган терлекче дә: көтүе белән мал асрый. Дистәләгән савым сыерлары тота, өер-өер атлары бар. Сарык, кош-кортларның исәбе-саны юк. Шушы тиклем күләмле авыр физик хезмәт йөген тартуда ата-анага балалары һәрдаим ярдәмгә килә. Бу яклап караганда да Зәйнуллиннар – күп балалы гаилә. Әлфиясе белән алар биш балага гомер бирәләр – Илмир, Илнур, Ирина, Алина, Фидәлияне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Фидәлия генә ни аяныч, яшьли гүр иясе булды. Бүген ике уллары һәм ике кызлары төрле һөнәр ияләре. Буш вакыт тапсалар, тизрәк туган йортка, әти-әниләренә ярдәмгә ашыгалар. Мәсәлән, Бәләбәйдә суд приставы булып эшләүче югары белемле Илнур, биредә эш сәгатен тәмамлагач, погонлы мундирын салып, әле генә трактор рычагы артына утыра, арба-арба печән кайтара, икенче карасаң, комбайн рулен борып ялан-кырга иген урырга чыгып китә.
– Бу энекәшкә черем итеп алырлык йокы тия микән?! – дип, берчә сокланабыз, берчә аның шушындый фидакарь тырышлыгына горурлык хисләре кичерәбез.
Бәләбәй эчке эшләр бүлегендә тәртип сагында торучы полиция капитаны, өлкән уллары Илмир да җиргә берегеп үскән. Ирина – балалар бакчасында тәрбияче, ә Бәләбәй медицина колледжын тәмамлаган Алина тормышын кеше сәламәтлеге сагына багышлаган.
Язма героемның иң яраткан шөгыле-хоббие да бар. Ул ихата тутырып токымлы атлар асрый. Шулар арасында чабыш атларына аеруча игътибарлы. Ни өчен дигәндә, Назифка кече яшеннән әтисе Хөбәйбулла абзый тарафыннан “ат җене” кагылган. Җәйге сабантуйлар чоры җитсә, ул улы Илнур белән аргамагына, үзе әйтмешли “дөлдел”енә атланып ат ярышларына чыгып китә. Кайларда гына җиңүгә ирешеп кайтмады алар! Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй, күрше Татарстанның Баулы районы тамашачылары аталы-уллы Зәйнуллиннарның чыгышларын көчле алкышлар аша көтеп алдылар. Ә җиңүләргә ирешү өчен күпме көч, фидакарь хезмәт сала Назиф Хөбәйбулла улы! Арендага алган 30 гектар утлыкта атларны иркенлектә тәрбияли, дөрес рацион кулланып ашата. Чабыш атларын кыш буе чанага җигеп тә, атланып та дистә чакрым араларга чабарга өйрәтә.
– Бия колынлаганда, хәтта, төн йокламый сарайда мал тәрбияләп чыккан чаклары да бар, – ди Әлфия Камил кызы. – Шул тиклем дә мал яратыр икән! Бер үк вакытта фермер Тузлыкуш авыл хакимиятендә депутат буларак та шактый изге эшләр башкара. Иң авыр чакларда, әйтик, мәрхүмне соңгы юлга озатканда, аңа еш мөрәҗәгать итәләр.
– 70 яшеңә аяк басканда, Назиф дус, күпләр сәке башында юрганга төренеп дисбе тартып утыра. Синең бу яшьтә егетләрчә зур хуҗалык тотуың сокландыра, әлбәттә. Әмма сәламәтлегеңә көчергәнеш килмиме соң? – дип сорыйм аңардан. Җавабы гаҗәпләндергеч:
– Хәрәкәттә бәрәкәт, – ди ул. Кыл да кыбырдатмый ләж яткан бәндәне мин үлеккә тиңлим. Яшисең икән, дөнья йөген бөтен авырлыгы белән иңгә салып тартып яшәргә кирәк. Артык игенне дә сатабыз, итне дә, сөтне дә. Керем яхшы, һич зарланырлык түгел. Иренми эшләргә генә кирәк! Авылда тормыш көтүче якын туганнарым Ринат Шафиков белән Вил Кәримовлар да кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торалар. Үзем дә җай чыкканда аларга булышырга тырышам. Озак еллар күрше Куш- Елга авылында яшәгән фермер Вальмир Сәлихов белән
бер-беребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтештек. Урыны җәннәттә булсын. Ә хезмәттән мин ләззәт, җан тынычлыгы табам. Тормышта бертуктаусыз йөгереп яшәгәч, сәламәтлегемә дә һич зарланмыйм. Әтием гомере буе колхозда тир түгеп, ат өстеннән төшмәде. Әти нигезен суытмыйча, хәзер аның эшен мин дәвам итәм. Илмир, Илнур улларым – бүген төп таянычларым, алар да безнең династияне, хезмәт традицияләрен дәвам итүчеләр.
– Без дә дәү әтиебез юлыннан китеп, үскәч фермер булачакбыз, – дип сүзгә кушылдылар шулчак Илнурның кечкенә уллары Мират, Даян һәм Зәки.
Әйткәнегез Аллаһның амин дигән чагына туры килсен. Сез –Тузлыкушның горурлыгы һәм терәге. Күркәм юбилеең белән, кадерле авылдашыбыз Назиф Хөбәйбулла улы!
Камил Фазлетдинов.
Фотода: Назиф Зәйнуллин Әлфия Камил кызы белән.
Назиф Зәйнуллин ат ярышында җиңүче.