– Актрисаның тормыш юлына байкау ясаганнан соң, тәбрикләү сүзләре, музыкаль номерлар көтелә. Нурия Исхак кызы үзе дә берничә җыр башкарыр дип өметләнәбез, – ди сценарий авторы Динара Каюмова.
Нурия Ирсаева – Русияның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең почетлы гражданины. 1965 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына алына. 1987 елда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында укып чыга.
Әлеге вакытта актрисаны “Бәхетхакы”, “Кара йөзләр”, “Йосыф һәм Зөләйха”, “Чыңгызханның ак болыты” һәм башка спектакльләрдә күрергә мөмкин.
Ә 14 октябрьдә Башкорт драма театрының тагын бер танылган актеры, Нурия Ирсаеваның сәхнәдәге партнеры, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның юбилей кичәсе уза.