Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2022, 12:00

Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтү турында указга кул куйды

Кичә, Республика көнендә, Радий Хәбиров кул куйган боерыкта эш урыннарын саклауның, кредитлар буенча льготаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең федераль гарантияләренә өстәмә рәвештә яугирләрнең гаиләләренә тагын 300гә якын ярдәм чарасы каралган.

Башкортстан  Башлыгы мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтү турында указга кул куйды
Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтү турында указга кул куйды

“Алар балалар бакчасына кабул итүгә, бала караган өчен түләүгә, балалар ризыгы белән тәэмин итүгә, җәмәгать транспортында бушлай йөрүгә, балалар савыктыру лагерьларына юлламаларга, колледж укучыларын һәм студентларын кайнар аш белән тәэмин итүгә кагыла. Олы яшьтәге туганнары һәм инвалидлар өйдә бушлай социаль хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә “Торак төзелешенә акча туплау” программасы шартлары җиңеләйтелә. Торак төзелешен үстерү фонды аша базар хакыннан түбәнрәк хакка торак сатып алу мөмкинлеге бирелә. Шундый ярдәм чаралары бик күп”, – диде Башкортстан Башлыгы Республика көненә арналган тантаналы җыелыштагы чыгышында. 

 

Автор:“Башинформ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: