Новости
13 Октября 2022, 05:31

Бөек Ватан сугышында катнашучы белән хушлаштык

Бәләбәй районында 102 яшьлек Бөек Ватан сугышында катнашучы Якуп Әюпов белән хушлаштылар. Ул хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев хәбәр итүенчә, 11 октябрьдә дөньядан китте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөек Ватан сугышында катнашучы белән хушлаштыкБөек Ватан сугышында катнашучы белән хушлаштык
Бөек Ватан сугышында катнашучы белән хушлаштык

Якуп Юныс улы 1920 елның 1 сентябрендә Мәтәүбаш авылында туган. 1940 елның сентябрендә аны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышта  хезмәт итә, милитаристик Японияның Квантун армиясенә каршы сугышларда катнаша.

Зенит расчетының элекке командиры 1946 елда өенә әйләнеп кайта. Сугышта казанышлары өчен “Японияны җиңгән өчен”, Жуков медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуда катнаша. Коммунист Я. Әюповны төрле эш участокларына җибәрәләр –  Уфада, Бишбүләк урман хуҗалыгында,  Бәләбәй район партия комитетында эшли.

1960 елда Бәләбәй урман хуҗалыгында инженер булып эшли башлап, анда 37 ел хезмәт куя. Читтән торып урман хуҗалыгы техникумы, аннары Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, агроном-урманчы белгечлеге ала.

Намуслы хезмәте өчен Я. Әюпов почетлы наградалар белән билгеләнгән. 1973 елда база булып торган урман питомнигына  “Русия Федерациясенең югары культуралы питомнигы” дигән югары исем бирелә.

Ул Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы, Бәләбәй районының шәрәфле гражданины булды.

Лаеклы ялда чагында да Якуп Юныс улы “ШНС” трестында диспетчер булып эшләде, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итте. Район судына халык утырышчысы, урман хуҗалыгының ветераннар советы рәисе булды, анда музей оештырды. Күршеләре аны 30 ел кварталга җаваплы итеп сайладылар. Ул 18 нчы мәктәптә, башка уку йортларында еш кунак булды.

Җәмәгате Роза Инсафетдин кызы белән дүрт бала  тәрбияләп үстерделәр.

Автор:
Читайте нас