Республиканың транспорт министры Александр Булушев белдерүенчә, алар федераль ведомстволардан коллегалар һәм “Автодор” компаниясе белән М-12 “Мәскәү-Казан- Екатеринбург” шәп тизлекле автомагистраль төзү перспективалары буенча сөйләшкән. Бу юлның бер өлеше Башкортстан аша үтәчсәк.
Моннан тыш, мәйданчыкта яңа шәп тизлекле магистральнең Русия көньягы белән тоташтырачак Көньяк-көнбатыш хорда үсеше турында да фикер алышу булган.
“Бу Самара, Тольятти, Сарытау, Волгоград аша Уфаны Краснодар белән бәйлячәк һәм Азов диңгезе беләән Каспий бассейнына юл ачачак.Булачак юлларны проектлаганда республикада гамәлдә булган сәнәгать кластерларын һәм югары темп белән үсеш алган “Алга” аерым икътисади зона турында онытмаска кирәк дип белдердем”, – дип язган төбәк транспорт министры үзенең телеграмканалында.
Александр Булушев әйтүенчә, республикада федераль әһәмияттәге югары тизлекле ике трассаның барлыкка килүе төбәк икътисадына уңай йогынты ясаяачак, логистика бәйләнешен һәм туристик кызыксынуны арттырачак.