Күптәннән бергә җыелып аралашуга, уртак мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә сусаган Бәләбәй татар җәмәгатьчелеге активистлары җыелды бу җитди чарага һәм, әйтергә кирәк, ул эшлекле һәм җылы халәттә, ихлас үтте. Бәләбәй муниципаль районы хакимияте вәкиле, БР татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең урындагы бүлеге җитәкчесе Артур Садыйковның, Уфа кунагы – Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зилия Ахунованың катнашулары, чыгыш ясап, төпле, рухыбызны дәртләндергән сүз әйтүләре җыелышның мәртәбәсен тагын да күтәрде.
Төбәк иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев җидееллык эшкә отчет белән чыгыш ясады. Әйе, саный китсәң, рухыбызны ныгыту; телебезгә, милләтебезгә, тарихыбызга, динебезгә карата сөю хисен көчәйтү; йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмау-яшәтү юнәлешендә башкарылган эшләр бихисап. Рәсүл Корбан улы Русия, Татарстан, Башкортстан, шәһәр, район кимәлендә уздырылган зур чаралар, аларда бәләбәйлеләрнең катнашулары, шулай ук оештыру эше алып барулары турында тәфсилләп бәян итте. Милли хәрәкәт эшендә телем, милләтем дип янып йөргән олы буын милләттәшләребезгә, бүгенге активистларга, спонсорлык ярдәме күрсәтүче эшкуарларга аерым тукталып рәхмәт белдерде. Машина булмау, кайчакта уртак тел таба белмәү һ.б. җәһәттән борчылуларын белдерде, бер-беребезгә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга чакырды.
Фикер алышуларда тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хөсәенов, матбугат ветераны Хаҗи Әхмәтҗанов, Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, “Урал батыр” биләмәара милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Илдус Разетдинов, журналист Зәйфә Салихова, татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова, милли хәрәкәт активисты Флүр Яһудин катнаштылар. Алар үз эшләре юнәлешендәге чишәсе мәсьәләләр белән уртаклаштылар, милли хәрәкәт эшендә яшьләрнең юк кимәлдә аз булы җәһәтеннән борчылуларын белдерделәр, уңышларга тукталдылар, инде арабыздан китеп барган, әмма эшләре, ярдәмнәре, кеше буларак халкыбыз күңелендә якты эз калдырган милләттәшләребезне искә алдылар. Киләчәккә эш планына кертү өчен тәкъдимнәр дә әйтелде.
Артур Марат улы татар оешмаларының бер түгел, ә дүртәү булуы (татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе, милли-мәдәни мөхтәриятнең Бәләбәй бүлекчәсе, “Ак калфак” оешмасы, татар иҗтимагый үзәге), һәм аларның бер-берсен аңлап, ишетеп, бергә эш алып баруларының мөһимлегенә, көчнең бердәмлектә булуына басым ясады.
Зәлия Ахунова җыелыштан канәгать булуы, Бәләбәй төбәге татарлары белән якыннан танышуы өчен шатлыгы белән уртаклашты, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, татарлыгыбызны көчәйтү юнәлешендә изге эш-гамәлләр башкаруыбызга ышаныч белдерде, сорауларга җаваплар бирде. Ул бер төркем милләттәшләребезгә “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыелышта катнашучылар Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәевның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, бертавыштан аны янә рәис итеп сайладылар. Шулай ук бүлекчәнең идарә әгъзалары да сайланды, алдагы эш планы өстендә эшләү, аңа җыелышта яңгыраган тәкъдимнәрне кертү бурычы куелды.
Алда туган телебезне, милли йолаларыбызны саклау, Аксаковта төзелә башлаган мәчеткә булдыра алганча ярдәм күрсәтү, халкыбызның үзаңын күтәрү, рухи офыкларын киңәйтү өчен мәдәни чаралар уздыру, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының тиражын арттыру, яшьләрне милли хәрәкәт эшенә җәлеп итү, балаларыбызны чын татар кызы, чын татар егете итеп үстерү максатында изге бурычлар, бихисап зур эшләр тора. Ә Бәләбәй татарлары – зур һәм чәмле, кыю һәм иҗади көч ул. Бер йодрыкка төйнәлсәк, иншәалла, барсын да булдырырбыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Истәлеккә фото.
Фәнил Зарипов фотосы.