Новости
18 Октября 2022, 07:00

Башлыкның ярдәмчеләре бар

Авыл биләмәсе җитәкчесенең эше шундый, аңа кабинетта озаклап утырырга туры килми: ашыгыч рәвештә яшәүчеләр өчен көнүзәк мәсьәләне хәл итәргә кирәк яки авыл советы биләмәсендә теге яки бу эшне алып баруны контрольдә тотарга. Кыскасы, хәстәрлек һәм мәшәкатьләр җитәрлек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башлыкның ярдәмчеләре барБашлыкның ярдәмчеләре бар
Башлыкның ярдәмчеләре бар

Ермолкино авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Константин Акимов  белән без Байморза авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы янында очрашырга сөйләштек. Әмма әлеге пункт биләмәсен төзекләндерү өчен туфрак китерергә тиешле трактор ватылган икән, шул сәбәпле Константин Виталиевич басуга запас частьләр алып киткән. Башлыкның авылга кайтуын көткән арада яңа объект янына  “Бәләбәй электр челтәре” машинасы килеп туктады. Ирексездән без истәлекле вакыйга – үзенең ачылуын көткән медпунктның электр челтәренә тоташтырылуына шаһит булдык.

Электромонтерлар журналистларга игътибар итмәстән, эшкә тотындылар. Кара туфрак төягән трактор да кайтып җитте. Хакимият башлыгы безне  ышанычлы ярдәмчесе – Байморза фермеры Флорид Фәтхетдинов белән таныштырды.

Туган җирендә хезмәт куя

Байморза фермеры нык, эшсөючән гаиләдә үскән. Туган җиргә сөю аңа нәселдән тапшырыла килгән. Флорид Фәтхетдиновның әти-әнисе гомер буе урындагы колхозда малчылыкта эшләгәннәр. Әнисе алдынгы сыер савучы, әтисе югары производство күрсәткечләре өчен Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

– Балачакта әти-әнигә булышырга еш фермага килә идем. Хәзер гаиләм белән эшлим. Хатыным бар яклап ярдәмләшә. Ул савучы да, бухгалтер да, пешекче дә, – дип сөйли Флорид Фәсхетдин улы.

 Крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек корпуслары каршысында печән һәм салам төргәкләре тезелеп киткән.

 – Быел бөртеклеләр дә, мал азыгы культуралары уңышы да шәп булды! – ди авыл эшкуары. – Азык запасы  ике-өч елга җитәчәк.

Хуҗалыкта савучылар, мал караучылар, механизаторлар булып Байморзада яшәүчеләр дә, шулай ук күрше авыллардан, хәтта шәһәрдән килеп тә эшлиләр.

Мәсәлән, тракторчылар Григорий Григорьев белән Вячеслав Волков – Ермолкиннан, Александр Еремин – Бәләбәйдән, комбайнчы Александр Дмитриев – Аделькиннан. Кирәк булганда, фермер хуҗалыгы башлыгы үз дә трактор руле, комбайн штурвалы артына утыра.

Авыл биләмәсендә тагын берничә крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар авылдашларына эш урыннары бирәләр.

Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең күпчелеге – пенсия яшендәгеләр, ә яшьрәкләр исә шәһәрдә яки вахтада йөреп, “Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең сөтчелек комплексында эшлиләр. Шуңа күрә эшче кулларга кытлык сизелә. Күптән түгел Ермолкино авыл советы яңа МТЗ-82 тракторы алган, ә менә тракторчыны әле тапмаганнар.

 – Авыллар күз алдында картая. 2022 елда тугыз яшәү пунктына бер генә бала туды, – ди Константин Виталиевич. – Бүгенге көндә Ермолкино мәктәбендә 62 укучы укый. Балалар бакчасына 15-17 бала йөри.

Мал тотучы ихаталар елдан-ел азая.

Авыл биләмәсе башлыгы фикеренчә, авыл туган җир язмышына битараф булмаган кешеләргә таяна. Алар – урындагы власть терәге һәм барлык башлангычларда өмет-ышаныч!

Автор:Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас