Сөмбелә – барлык мөселманнарның, шул исәптән татарларның да, көзге көн белән төн тигезләшкән көндә уңыш җыю бәйрәме. Көзге уңыш җыелып, чәчүлекләрдә эшләр төгәлләнгәч, авыл кешеләре зур аланга җыела, яңалыклары, шатлык-сөенечләре һәм кышка төрле рецептлары белән бүлешәләр. Бәйрәм хуҗасын “Сөембикә”не һәм аның дусларын – Кәҗә, Сарык һәм Шүрәлене каршылыйлар.
Бәйрәмгә Бәләбәй татар гимназиясенең 2А, 2Б, 7нче, 8 нче һәм 9нчы класслары, 1 нче гимназиянең 2 класс укучылары чакырылды. Балалар уеннар уйнады, биеделәр һәм җырладылар татар халкының гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын искә төшерделәр.