

“Безнең базар һәрвакыт шикәр белән тулы булырга тиеш, без моны эшли алабыз. Шикәр җитештерү югары технологияләр таләп итә, шуңа күрә дә безнең терәк Раевка шикәр заводын арытаба да модернизацияләү кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
“Куллануга 90 мең тонна шикәр китсә дә, 2022 елда без аны 225 мең т җитештерәчәкбез. Быел без шикәр чөгендерен 44 мең гектар чәчтек, киләсе елда 50 мең га итәргә ниятлибез”, – диде вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.
Фото: Валерий Шахов