Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2022, 09:44

Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе

Узган шимбәдә Бәләбәй тарихи мәчетендә күңелле  чара узды – балалар, әти-әниләр катнашлыгында балалар ярминкәсе оештырылды. Төрле яшьтәге  балалар үзләрен җитди өлкән кешеләр итеп тойды, чын товарлар, чын акчалар белән  күңелле  “магазин” уены уйнады.

Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе
Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе

Әле бит көзге байлык, муллык чоры, шуңа күрә ярминкә  өстәлләрендә дә көзге  бакча нигъмәтләре урын алды, шулай ук әниләр пешергән тәмле тәбикмәк, балалар үз куллары белән ясаган уенчыклар, китаплар һ.б.  Хәтта стаканнарга бүлеп, слива компоты да саттылар.

Күңелле, җанлы чара балалар өчен файдалы булды, алар бер-берсе белән аралаштылар, бер-берсе өчен сөенде-шатландылар, әдәпле итеп мөрәҗәгать итәргә өйрәнделәр, үзләрен  чын сатучы итеп тойдылар. Ә тагын алар кат-кат кесәләренә кергән акчаны санап карады, бу һич бизнес булмады, товарларның бәясе 5тән 50 сумга кадәр иде.

Ислам дине дәресләрен алып баручы абыйлары Инзил хәзрәт аларның сорауларына җавап бирде, истәлеккә фотога төшерде.

“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы хезмәткәренең, ярминкә ошадымы, дигән соравына беравыштан:

– Әйе, бик ошады, – дип җавап бирделәр.

Чараның икенче яртысында Бөтендөнья Икмәк көне уңаеннан (16 октябрь) журналист  алар белән икмәк турында әңгәмә оештырды, кадерле ризыкка багышланган “Рәхмәт юлы” дигән шигъри әкиятен укыды. Балалар икмәк турында мәкаләләр әйттеләр, ипинең өстәлгә килгәнче нинди зур юл үтүен барладылар. Киндер ашъяулыка төрелгән икмәккә хөрмәт белән карадылар.

Чара мәчет ашханәсендә бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Безнең хәбәрче.

Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе
Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе
Тарихи мәчеттә балалар ярминкәсе
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: