+8 °С
Болытлы
Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, программаның төп бурычлары: коммуналь, транспорт, социаль, туристик инфраструктураны арытабан үстерү; төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкның тирә-як мохиткә тискәре йогынтысын мөмкин кадәр азайту.
Шулай ук документта каралган: федераль бюджет акчалары исәбенә капитал салуларны гамәлгә ашырганда карарлар кабул итү процедураларын оптимальләштерү һәм вакытын киметү; инвестицион-төзелеш циклын кыскарту; алдан төзү һәм капиталь төзелеш объектларын файдалануга вакытыннан алда тапшыру механизмнарын киңәйтү.