Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2022, 09:00

Өчпочмак пешерәбез

Өчпочмакны кем генә яратмый икән! Рецептын искә төшерү бер дә артык булмас

Өчпочмак пешерәбез
Өчпочмак пешерәбез

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 55 г. Эчлек өчен: ит – 30 г, бәрәңге – 30 г, башлы суган – 10 г, сары май – 5 г, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Итнең сөяксез җирен һәм бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Бәрәңге каралмасын өчен, аны салкын суда тотабыз, тишекле чүмечтә саркытабыз. Тирән эчле савытка ит белән бәрәңгене салып, вак итеп туралган суган, май, тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.

Камырны тигез кисәкләргә бүлеп, шарчыклар әвәлибез дә чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәймәләр өсте­нә әзер эчлекне салабыз һәм камырны, кырыйларын өч яктан күтәртеп, өчпоч­мак формасына кертеп тоташтырабыз, ачылып китмәсен өчен бөреп куябыз. Өчпочмакны, майланган калайга яисә табага тезеп, мичтә якынча 1 сәгать пешерәбез.

Шулпа салырга теләгән кеше өчпочмак уртасында тишем калдыра ала. Шулпа өчпочмак пешеп чыгарга 10 минут кала салына.

Өчпочмакны табынга шулпа белән дә бирергә мөмкин.


Автор:Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды.
Читайте нас: