Новости
24 Октября 2022, 06:51

Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!

Быел ноябрьдә республикада “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының финалы булачак.Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте шушы хакта хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!
Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!

Конкурсның республика этабында Бәләбәй районыннан ике  – Бәләбәй шәһәре 8 нче санлы мәктәбенең башлангыч класслар корпусы һәм Мәтәүбаш авыл мәктәбе ашханәләре катнашты. Читтән торып узган ярыш йомгаклары буенча “Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе – 2022” номинациясендә БР Мәгариф министрлыгы 8нчы санлы мәктәпне призер итеп таныды, ул өченче урынны яулады.

“Без конкурска мәктәптә туклануны оештыру тәҗрибәсе тәфсилләп күрсәтелгән портфолио тәкъдим иткән идек, – диде шәхси эшкуар Ирина Горбачевская. – Бу хакта ишетүе бик шатлыклы”.

Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!
Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!
Бәләбәй пешекчеләре – Башкортстанда иң яхшылардан!
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас