Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2022, 15:00

Күңелле очрашу

Бәләбәй татар гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары шушы юллар авторы –  шәһәребез шагыйрәсе, үзешчән композитор Рәзилә Игебаева белән очрашты.  

Күңелле очрашу
Күңелле очрашу

Чараны оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова Бәләбәй төбәгендәге әдәби берләшмә, аның башлангычы, хәзергесе, төбәк язучылары, шагыйрьләре турында кыскача мәгьлүмат биреп үтте.

Аннары  укучылар Рәзилә Игебаеваның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләгәнен зур игьтибар белән кызыксынып тыңладылар,"Күңелемнең канатлары" җыентыгындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп укып ишеттерделәр.

Рәзилә Игебаева үзенең дә, башка шагыйрьләрнең шигырьләренә дә байтак кына көйләр язган, алар ноталарга салынган. Ул җырларны үзе үк  оста итеп җырлап та күрсәтә әле. Укучылар бигрәк тә "Сау-сәламәт булыгыз" җырын ошаттылар, авторга кушылып җырладылар.

Туган як, туганнар, яшәү мәгьнәсе, мәхәббәт һәм башка темаларга шигырьләр иҗат итүче Рәзилә Игебаевага киләчәктә сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иҗади уңышлар телибез.
Очрашу укучылар күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр.

Шагыйрь түгелмен мин, ә шулай да
Тезеп кенә юллар язучы.
Күңелемдә булган уй-хисләрне
Ак кәгазьгә салып баручы.

Алларымда ап-ак кәгазь бите,
Кул каләмгә тагын үрелә.
Сүз артыннан сүзләр туалар да
Шигырь юлларына тезелә.

Автор Люзия Фәттахова.  

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: