“Дан тарала тирә-яка без яшәгән төбәктән!” дигән баш астында Бәләбәй районына кергән җирдә төшерелгән стела фотосы белән ачыла ул. Тупланмада “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе турында кыскача мәглүмат белән иҗатчыларының ( Камил Фазлый, Зәйфә Салихова, Хәмит Тәүхетдинов, Фәүзия Мәхмүдова, Нурмөхәммәт Хөсәенов, Мансур Гыйбаев, Мәбрүрә Янбухтина) шигырләре бирелгән. Мөнир Вафинның тарихи мәчет имамы Илдар хәзрәт Галиев белән “Барысына да Аллаһ хуҗа” дип исемләнгән әңгәмәсе, Фәнис Гыймазетдиновның бәяне (Мәгънәле ишарә), Зәйфә Салихованың “Кунак сыер” хикәясе урын алган. “Бәләбәй мәзәкчеләре җыены”нда Камил Фазлыйның кызыкларын, Мәҗит Кәримов, Хаҗи Әхмәтҗанов, Хәмит Тәүхетдиновның юмористик шигырләре, хикәяләрен укырга була.