Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2022, 14:00

Спортзал яхшырачак

 “Һәр бала уңышы” төбәк проектының “Мәгариф” милли проекты кысаларында район авыл биләмәләрендә мәктәп спортзалларын ремонтлау дәвам итә.

Спортзал яхшырачак
Спортзал яхшырачак

2023 елда Максимгорький исемендәге токымчылык заводының  үзәк усадбасы авыл мәктәбе спортзалын юнәтү планлаштырылган. Бу мәктәптә  БР Бәләбәй муниципаль районы башлыгы  Азат Сәхәбиев булды. Ул авыл биләмәсеннән 89 бала укыган уку йортындагы шартлар белән танышты.

Әлегә БР Мәгариф һәм фән министрлыгына бу проектта катнашу өчен заявка җибәрелгән. Аны гамәлгә ашырыр өчен барлык кимәлдәге бюджетлардан 160 мең сумнан артык акча каралган.

Проект кысаларында спорт залының ике тәрәзә блогы, керә торган ишек, чишенү бүлмәсенә һәм спортзалга ишекләр алыштырылачак.

 

Автор:Гөлнара Мурзина материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: