Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2022, 10:19

Радий Хәбиров 2023 елда Башкортстанны нәрсә көтүе турында сөйләде

2023 елдан нәрсә көтәргә? Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә туры  линия барышында шул хакта сөйләде.

Радий Хәбиров 2023 елда Башкортстанны нәрсә  көтүе  турында сөйләде
Радий Хәбиров 2023 елда Башкортстанны нәрсә көтүе турында сөйләде

“Кызганычка каршы, без сезнең белән камил булмаган дөньяда яшибез. 2023 елда без республикада  катлаулы этапка чумачакбыз. Мин һәрвакыт республикада һәрчак тәртип, тынычлык, үзара аңлашу һәм татулык яклы булдым”, – дип билгеләде республика җитәкчесе.

Радий хәбиров 11 октябрьдә БР башлыгы постында эшләвенә дүрт ел тулуын искә төшерде. Аның вәкаләтләренең вакыты 2024 елның көзендә бетә.

“ Сәяси тормыш жанрының кануннары шул рәвешле төзелгән – пост тирәли яңа ыгы-зыгы, көндәшләр, теләгәннәр барлыкка киләчәк. Бу сәяси көрәш дип атала. Без бу көрәшнең шаһитлары булырга мөмкинбез, шуңа күрә зур булмаган циркка әзер булыгыз”, – диле Башкортстан Башлыгы.

Тулырак: https://belizvest.ru/news/novosti/2022-10-27/chto-skazal-radiy-habirov-na-pryamoy-linii-samoe-glavnoe-3006970

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: