Новости
31 Октября 2022, 07:00

Бөтен мир белән тотындылар

Быел Тузлыкуш авыл советының Каен-Елга авылында “Безнең авыл”  инициативалы бюджетлау проекты кысаларында зират биләмәсен төзекләндерергә тотындылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөтен мир белән тотындыларБөтен мир белән тотындылар
Бөтен мир белән тотындылар

Авыл кешеләренең башлап йөргән төркеме тәкъдимен Бәләбәй районы хакимияте яклады һәм изге проектны гамәлгә ашыруда финанс ярдәме күрсәтте. Эшкуарлар спонсорлык ярдәме бүлде. Әлеге максатта акча җыюда Каен ­-Елгада яшәүчеләр генә түгел, шушы авылда туып-үсеп хәзер Бәләбәйдә, республиканың башка тарафларында яшәүчеләр дә катнаштылар.

Җәй һәм көз буе каенелгалылар зиратның иске коймасын сүтеп яңасын кую, карт агачлар, куакларны кисү, чүп-чарны чыгару өчен берничә өмә уздырды. Соңгы сыенган  урыннарын авыл зиратында тапканнарның туганнары, бик күпләр катнашты өмәләрдә.

Журналистлар килгән көнне дә монда өмә уза иде.

Елены Петрова фотолары.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас