Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2022, 14:00

Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...

Без бүген Украинадагы махсус хәрби операциягә бәйле вакыйгалар турында күп язабыз. Чөнки кем һәм нәрсә турында язар әйберләр бар. Әмма бу юлы язмабыз чын ир-егетнең чираттагы чаялыгы хакында да, хәтта якташларыбызның гражданлык батырлыгы турында да түгел. Бу юлы – сөйгәнен югалткан, әмма аның  сайлавына тамчы да икеләнмәгән бер хатынның  тарихы. Бары тик онытмаска һәм яратырга гына калган хатынның...

Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...
Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...

“ Лачын... Аның яраткан кошы. Без кая гына барсак та, ул гел янәшәдә булды. Йә юл кырында утырды, йә ялгыз агач башында, йә булмаса басу өстеннән әйләнеп очты. Моңа кадәр аларны ул кадәр еш күргән булмады, лачын – сирәк кош дип уйлый идем. Кая барганны хәтерләмим инде, шунда кинәт зур, матур лачынны күреп алдык. Ул әйләнеп кайта-кайта, безнең машина өстеннән озак очты. Без туктадык. Кош, безнең белән уйнагандай, башын боргалап, һавада төрле әйләнешләр ясады. Без гаҗәпләнеп һәм  елмаеп, гадәти булмаган “тамашаны” карап тордык, ниһаять,  лачын очып киткәч, үз уйларыбызга чумып, юлда басып тордык. “Нинди көчле, җитез, ирекле кош, нәкъ минем Илдарым кебек”, – дип уйлдым мин.

Бу якты хатирә безнең мәкаләбез герое тормышыннан күз яшьләрен тыеп, елмаеп сөйләгән бердәнбере  булды.

Мәхәббәтем диеп атап йөртте мине ...

Без 2018 елда Нефтекамада таныштык. Минем тормышымда бервакытта да бетмәс тоелган кара полоса-буй  барлыкка килде.Чын-чынлап гомерем өчен курыккан чак иде бу.  Абыем: “Мин гел яныңда була алмыйм, әмма минем танышым бар, бик әйбәт кеше. Ул сиңа ярдәмгә килергә әзер”, – диде. Шулай минем тормышыма Илдар Гыйлемханов килеп керде.

Нур чәчеп торган ягымлы карашлы, кыскарак кына буйлы, ыкчым гәүдәле. Аңардан шундый көч, ышанычлылык бөркелә иде... Минем кешем икәнен ничек баштан ук күрмәгәнмен? Ул бит шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, ә мин каршылашкан булдым. Ә бит аңа тагын ике ел бәхет бүләк итә ала идем!

Аның күңеле шундый саф, чиста иде. Бервакытта та тавышын күтәрмәде, беркем турында да начар сөйләмәде. Һәрчак сүзендә тооды, ниятләгәненнән кире кайтмады. Һәм ул мине яулап алды. Үзенең сабырлыгы, тугрылыгы, ышанычлы булуы  һәм... мәхәббәте белән, әлбәттә. Ел ярым элек мине Бәләбәйгә алып килде, без  никахлаштык,  үз оябызны кора башладык. Кечкенә оя түгел, ул бит лачын.

Самурай” чакыруы белән

Илдар мәктәп елларыннан ук бокс белән шөгыльләнгән. Аннары, Уфа авиация техникумына укырга кергәч, каратэ белән. Ул чакта кул сугышының әлеге төре тыелган булган. Кичкырын шөгыльләнәләр, яшерен дисәң дә була. Аларны өйрәткән остазлар үз эше осталары, фанатлары була.

Укудан соң – армия, спецназ. Аннары Уфаның хокук саклау органнарында , җәзаларны үтәтү системасында хезмәт. УФСИНда эшләгәндә хезмәттәшләренә  кул сугышы серләрен өйрәтә. Соңрак, отставкага чыккач, спорт секциясе алып бара, малайлар белән шөгыльләнә.

Ул чын сугышчы була. “Самурай” чакыруы белән Чечняны үтә, Ливия һәм Сирияның кайнар нокталарына бара. Украинада вакыйгалар башлангач, 2014 һәм 2018 елларда командировкаларда була.  Явызлыкны бетерү, гаделлекне һәм тынычлыкны торгызу өчен анда катнашуны үзе өчен принципиаль мөһим дип саный.

Махсус операция игълан ителгәч, “ Мин анда булырга тиеш”, – диде. Озак  сүзеннән кайтарырга тырыштым, яше турында исенә төшердем, ни әйтсәң дә, 58 яшь бит. Әмма ул катгый иде. “Мин – хәрби кеше, үз Туган илемне сакларга тиешмен. 2014 елда безгә фашизмны тар-мар итәргә ирек бирмәделәр, хәзер башланган эшне  ахырына кадәр җиткерергә кирәк”.  Ул яңа елга җиңү белән кайтачагына ышанды. Шундый нык ышанды, мин шулай булачагына икеләнмәдем дә.

Ахыргача солдат булып калды

Өлкән лейтенант Илдар Гыйлемханов 24 сентябрьдә һәлак була. Аны туган җирендә, Борай районында, җирлиләр. Мәдәният йортында авыр тынлыкта туганнары, дуслары, хезмәттәшләре хушлаша... Почетлы каравыл, веноклар, кызыл мендәрдә орденнары... Мин аның белән сөйләшергә дә өлгермәдем...

Югалтуны ахыргача аңлап бетермичә, часть командирына шалтыраттым: ул ничек һәлак булды? Отряд дошман артиллериясенә каршы торды, диделәр. Бу чолганыштан котылу өчен  элек алган территориядән безнең хәрбиләр  киткән Дробышевода була.

Ул 1942 елның нәкъ сентябрендә, 80 ел элек, Ленинград янында һәлак булган картәтисе кебек, ахыргача солдат булды. Икесе дә гомерләрен фашизмга каршы көрәштә бирде.

Һәм мәңгелек мәхәббәт...

Мин шунда ук китәргә теләдем. Без икәү шундый бәхетле булган өйгә кайтуы авыр иде. Без сөйләшеп туя алмый, биш минут үтүгә бер-беребезне сагына идек! Мине эшем, җырларга өйрәтергә вәгъдә биргән балаларым, коллектив тотып калды. Монда нинди яхшы коллектив! Ул белгән кебек, китәр алдыннан мине “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә алып килде, монда үзеңне табарсың, диде. Әгәр хезмәттәшләрем булмаса, мин ул көнне үләр идем. Алар минем хәлемә керделәр, юаттылар, зур рәхмәт аларга.

Кайчан да булса мин Илдар туган-үскән Кыдаш авылында өй сатып алачакмын. Ә әлегә анда, картәтисенең туган җиренә, безнең балалар, оныклар барып торачак. Илдар Риф улының безне, туган илен чиксез яратуын, аны дошманнан сакларга теләгәнен искә төшерәчәкбез...

Автор Галия Ванюшина. Зәйфә Салихова әзерләде.

Фотолар Гыйлемхановларның гаилә архивыннан.

Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...
Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...
Безгә бәхет шундый аз бирелгән булган ...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: