Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2022, 09:00

Уфаның 450 еллыгын Салават Юлаев һәйкәленнән башка үткәрүләре ихтимал

“Киске Өфө” гәзите мөхәррире Гөлфия Янбаева туры бәйләнеш барышында Башкортстан Башлыгына Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү турында сорау  белән мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, республика җәмәгатьчеләре Башкортстанның төп символының берсебулган һәйкәл  язмышы өчен борчыла.

Уфаның 450 еллыгын Салават Юлаев һәйкәленнән башка үткәрүләре ихтимал
Уфаның 450 еллыгын Салават Юлаев һәйкәленнән башка үткәрүләре ихтимал

“Бу минем  өчен ифрат нечкә, җаваплы мәсьәлә, – диде Радий Хәбиров. – Һәйкәлне, һичшиксез, реставрацияләргә  кирәк. Җәмгыятьтә бу мәсьәлә берничә мәртәбә тикшерелде. Архивтан һәйкәлне төзү процессы хакында документларның күчермәләрен сорап алдык, чөнки ул бик  катлаулы проект. Әлеге вакытта подрядчы эзләп таптык, 2023 елның мартына  һәйкәлне реконструкцияләү  проектын алырбыз дип ышанабыз”.

Башкортстан Башлыгы әйтүенчә,бәлки, һәйкәлне алырга туры килер.

“Ул чакта Уфаның 450 еллыгын һәйкәлсез каршы алырбыз дигән хәвеф бар. Безгә җәмәгатьчелек  белән бергә баланс табарга кирәк, бу мөһимрәк. Әмма әлегә минем кулымда проект докуметлары юк, шуңа күрә  вакыт җиткәч, карарны бергәләп кабул итәрбез”, – диде республика җитәкчесе.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: