Новости
3 Ноября 2022, 09:00

Языковода – “Чәчкәләр уяныр”

Легендар композитор Рим Хәсәнов җыр сөючеләрне туган ягында җыя.

Добавить в предпочтительные источники Google
Языковода – “Чәчкәләр уяныр”Языковода – “Чәчкәләр уяныр”
Языковода – “Чәчкәләр уяныр”

18 ноябрьдә Благовар районында  композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның республика ачык конкурсы үтәчәк. “Чәчкәләр уяныр” дип исемләнгән чираттагы музыкаль бәйге Башкортстанда һәм Татарстанда киң билгеле композиторның җыр мирасын саклау һәм тарату максатында оештырыла. Җыр бәйгесенә үзешчән һәм һөнәри җырчылар, шулай ук вокаль коллективлар, ансамбльләр чакырыла.


Конкурс шартларына ярашлы, иҗади коллективлар һәм солистлар Рим Хәсәнов тарафыннан иҗат ителгән ике җыр әзерли. Үзешчән башкаручылар һәм һөнәри җырчыларның чыгышын жюри аерым бәһалый. Рим Хәсәнов җырлары бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмат Башкортстанның Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Бәйгеләрнең соңгысы 2019 елда үтте һәм пандемиягә бәйле, кичектерелде.

 Быелгы чара Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеена багышлануы белән бигрәк тә әһәмиятле.
Данлыклы композиторның туган ягында абруе гаять зур, соңгы елларда иҗади бәйләнешләр аеруча киң колач алды. “Чәчкәләр уяныр” республика конкурсыннан тыш, район мәдәният сараенда, үзәк китапханәдә якташлар белән күпсанлы иҗади очрашулар һәм концертлар оештырылды. 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас