Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2022, 11:14

Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов махсус хәрби операция зонасына лейтенант дәрәҗәсендә юллана

Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадрановка Русия Федерациясе Оборона министрлыгының фәрманы беләне лейтенант исеме бирелгән.

Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов махсус хәрби операция зонасына лейтенант дәрәҗәсендә юллана
Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов махсус хәрби операция зонасына лейтенант дәрәҗәсендә юллана

Хәтерегезгә төшерзбез, Азат Бадранов быел сентябрьдә Минегали Шаймуратов исемендәге башкорт батальоны составында махсус операциядә катнашырга карар иткән иде. “Башинформ” агентлыгына үзе хәбәр итүенчә, ул әле хәрби ведомствода һәм тиздән рота командиры урынбасары вазыйфасында махсус операция зонасындагы частена юлланырга тиеш.

Азат Бадранов хәрби әзерлек үткән. Аны һәм башка ирекмәннәрне тактикага, ут әзерлегенә, ялан медицинасына өйрәткәннәр.

Фото: Азат Бадрановның «Бәйләнештә»ге сәхифәсе

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: