Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2022, 11:11

Өлешчә мобилизация тәмамланды

1 ноябрьдә республикада өлешчә мобилизациягә йомгак ясадылар.

Өлешчә мобилизация тәмамланды
Өлешчә мобилизация тәмамланды

– Барыннан да элек хәбәр итәм, Башкортстанда өлешчә мобилизация тәмамланды. Тиешле күрсәтмәләрне хәрби округларга Русия  Кораллы Көчләренең Генераль штабы да юллады, – диде Төбәк башлыгы Радий Хәбров. – Запастагы яшәүчеләрне хәрби хезмәткә чакыруга бәйле барлык гамәлләр туктатылды. Республика җитәкчесе хәрби комиссариатларның өлешчә мобилизация кысаларында повесткалар әзерләү һәм тапшыруны туктатуларын билгеләде.

Арытаба Кораллы Көчләрне тулыландыру буенча хәрби комиссариатларның  эше хәрби әзерлек узу өчен кандидатларны һәм теләкләре булганнарны контракт буенча кабул итү исәбенә генә үткәреләчәк. Радий Хәбиров мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирү мөһимлеген сызык өстенә алдды.

Сайт glavarb.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: