Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2022, 11:00

Кәбестәләре дә кәбестәләре!

Тузлыкуш авылыннан Зөлфия белән Илдар Мөхәмәтҗановлар егерме елдан артык яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Алар озак вакыт теплица шартларында кыяр үстерделәр һәм продукцияне партияләп сәүдә предприятиеләре һәм челтәрләре аша саттылар. Соңгы елларда бу уңган-булган  пар кәбестә, кишер һәм чөгендер үстерү белән мәшгуль.

Кәбестәләре дә кәбестәләре!
Кәбестәләре дә кәбестәләре!

60 сутый җир биләгән яшелчә плантацияләренә карыйсың да таң каласың  – барсына да ничек өлгерә икән алар?

 – Тәүлектә 24 сәгать, шуның яртысында – дәүләткә эшлибез, калган яртысында – үзебезгә, – дип шаярта Зөлфия. – Нык, яхшы үсентеләр үстерер өчен апрель башыннан теплицада эшли башлыйбыз. Аларны утырту, плантацияләрне утау, су сибү кебек эшләрдә кече улыбыз ярдәмләшә, ул Туймазыда колледжда укый. Өлкәннәре, улыбыз белән кызыбыз, үзаллы яшиләр, аларның үз гаилә мәшәкатьләре.

Гаилә башлыгы Илдар Мөхәмәтҗанов Туймазы районында “Роснефть” бүлекчәсендә эшли,  ә Зөлфия социаль хезмәткәр, берничә өлкән кешене карый. Ире эштән кайтканчы язын теплицада температура режимын күзәтә, ә җәй –  кәбестә күчәннәре тыгыз булсын өчен сү сипкечләрне күчереп куя, үсентеләрне кәтмәнли.

 – Ике сорт кәбестә үстерәбез – “Слава” һәм “Подарок”. Мизгел буе җиде кат тир чыкканчы эшлибез – менә шундый матур, тыгыз   кәбестәләр үстерүнең бөтен сере шул,  –диләр ир белән хатын.

Тузлыкуш яшелчә үстерүчеләре продукцияләрен  мондый көннәрдә Бәләбәй шәһәренең Үзәк базарында саталар, ә шимбәләрдә – ярминкә уза торган мәйданда. Озак еллар аларның  даими сатып алучылары булган шәһәр кешеләре  сәүдә рәтләре арасыннан  аларны җиңел табалар , яхшы кәбестә үстергәннәре өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Кәбестәләре дә кәбестәләре!
Кәбестәләре дә кәбестәләре!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: