Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2022, 09:00

Кыш бабай поезды Башкортстанның нинди шәһәрләрендә туктый?

Мәгълүм ки,  бабакайның күчмә резиденциясе 22 октябрьдә Бөек Устюгтан ил буйлап сәяхәткә чыкты.

Кыш бабай поезды Башкортстанның нинди шәһәрләрендә туктый?
Кыш бабай поезды Башкортстанның нинди шәһәрләрендә туктый?

Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция Русия тимер юллары буйлап 33 мең чакрым юл үтәчәк. Поезд маршруты Байкал-Амур, Транссебер магистральләре, Үзәк Русия һәм Себернең 130дан артык шәһәре аша узачак.

Башкортстанга  Кыш бабай поезды 7 декабрьдә килеп җитә. Шул көнне ул – Уфада, 8 декабрьдә –  Белоретта тукталачак.

“Кыш Бабай поезды тукталыш ясаган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашлыгында күңел ачу программасы көтә. Поезд Кышкы әкият иленә чумарга мөмкинлек бирәчәк", –  дип белдерделәр Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәтендә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: