Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында республика җитәкчесе Радий Хәбиров аграрийларның хезмәтенә югары бәя бирде.
– Бүгенге катлаулы шартларда сез илне азык-төлек хәвефсезлеге белән тәэмин итү кебек дәүләт өчен мөһим бурычны үтисез. Соңгы 30 елда беренче тапкыр бөртеклеләрдән рекордлы уңыш үстерелде – 5,2 млн тонна.1,3 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 320 мең тонна көнбагыш җыеп алынды, – дип билгелде ул һәм фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде. Чыгышының ахырында Башкортстан Башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетлар җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Бәләбәй районы “Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә дипломга лаек булды.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында республиканың аграр ведомство җитәкчесе Илшат Фәзрахманов иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен билгелде. Андыйлар арасында бәләбәйлеләр дә бар. “Башспирт” җәмгыяте Бәләбәй филиалының элекке идарәчесе Ильяс Гатиятуллин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. Шушы ук предприятие хезмәткәре – алкогольле продукция бүлү цехының азык-төлек продукциясе җитештерүдә линия операторы Римма Шәнгәрәевага “Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятенең җәмәгатьчелек һәм социаль сәясәт белән бәйләнешләр буенча генераль директор урынбасары Тимур Гыйлмияров та югары исемгә лаек булды – аңа “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. Ә шушы ук предприятиенең баш технологы-сыр эшләү комплексы начальнигы Илдар Зарипов “Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” исемен алды. Бәләбәй сөт комбинатының тагын ике хезмәткәренең хезмәте югары бәһаланды. Экология һәм энергия куллану буенча әйдәүче инженер Светлана Марванова Башкортстан Республикасының Почет грамотасына лаек булды, ә май ясаучы-мастер Елена Смоленчукка “Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы директоры Наил Локманов “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” булды.
Зәйфә Салихова әзерләде .
Фото:БР Башлыгы сайтыннан.