Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2022, 10:40

Яңа техникада – таныш урамнар буйлап

Быел “Бәләбәй коммуналчысы” предприятиесенә яңа автогрейдер кайтты, ул Бәләбәй шәһәренең үзәк өлешендә юлларны кардан тазартуга җәлеп ителәчәк.  

Яңа техникада – таныш урамнар буйлап
Яңа техникада – таныш урамнар буйлап

Илебездә җитештерелгән яңа техникада эшләүне предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренең берсе Сергей Семеновка ышандырганнар.

Күпьеллык стажлы механизатор 20 елга якын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшли. Тәҗрибәле автогрейдерчы, узган еллардагыча, иртә таңнан бураннарда да, ишелеп кар яуганда да шәһәрнең таныш урамнарына  чыгачак.

Көзге-кышкы чор –  ел саен торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен һөнәри осталыкка имтихан ул. Сергей Николаевич кебек вакыт тарафыннан сыналган белгечләр оператив һәм сыйфатлы эшли беләләр.

Елена Петрова фотосы.

Яңа техникада – таныш урамнар буйлап
Яңа техникада – таныш урамнар буйлап
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас