Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2022, 12:00

Авылда бизнес – гади эш түгел

Авыл хуҗалыгы  бер үк вакытта һөнәр дә, гаилә эше дә булган яшь фермерларны күрүе күңелле. Алар бу эш белән бергә шөгыльләнгәч, эшләре дә гөрләп бара. Безнең геройларыбыз – Пахарь авылыннан Елена белән Илһам Хөснетдиновлар шикелле.

Авылда бизнес – гади эш түгел
Авылда бизнес – гади эш түгел

Терлекчелек юнәлешендәге гаилә крестьян-фермер хуҗалыгы 2019 елда барлыкка килә. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хуҗалыкны үстерү өчен грант алу ныклы ярдәм була. Бу акчага трактор һәм симменталь токымлы 10 сыер сатып алалар. Үз ресурсларын кушып, мөгезле эре терлекләр санын йөзгә җиткерәләр. Әмма сөт саву – әле бер эш. Аны нәрсәдер эшләтергә кирәк бит. Алар бу проблеманы да хәл итә: эремчек эшләргә, каймак  аертырга,  май язарга, хәтта сыр ясарга өйрәнәләр. Продукцияне сату мәсьәләсен дә чишәләр. Шәһәрнең сәүдә нокталарында аларны бик теләп алалар. Социаль челтәрләрдә үз битләрен алып бару да моңа булышлык итә. Язылучыларына Елена Владимировна ничек сыер саву, сөттән ничек итеп каймак, эремчек җитештерү, май язу, сыр кайнату турында җентекләп бәян итә, күрсәтә. Кешеләргә ошый. Аеруча яшьләргә. Алар укыйлар, карыйлар, комментарийларда тәэсоратлары белән бүлешәләр. Подписчикларның активлыгы аркасында хуҗабикәнең тагын бер идеясе барлыкка килгән: теләгәннәр өчен хуҗалыгында экскурсия оештырырга.

 – Сөтнең кайдан алынганын күрү балаларга аеруча кызык булачак, – ди ул. – Мәсәлән, безнең балалар фермага бик теләп киләләр

Чыннан да, мавыктыргыч булачак, чөнки Хөснетдиновар хуҗалыгында сыерлар гына түгел, атлар, сарыклар, йорт куяннары, тавыклар, тавышы еракка ишетелгән әтәч тә бар!..Еленаның социаль челтәрләрдә авыл хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләрен ачуы әһәмиятле, ул бу эшкә карата башкаларда кызыксыну тудыра.

 Салкыннар башлану белән сыерларны абзарларга керткәннәр. Аларны тук кышлату өчен  мал азыгы җитәрлек. Хуҗалыкны, эшне уңышлы алып баруда механизатор Виктор Пензин, терлекче-мал караучы Азат Уреклычев, сыер савучы Елена Евдокимова ярдәм итәләр. Хөснетдиновлар һәрвакыт аларга таянырга булганын беләләр.

 Авылда бизнес – гади эш түгел. Монда булдыклылык та, хуҗалыкны алып бару үзенчәлекләрен белү дә, сөйләшә белү осталыгы да кирк... Ә безнең геройларыбыз бу тармакның киләчәгенә ышана һәм үз хуҗалыкларын үстерергә ниятли.

 Фото Елена Хөснетдинова архивыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: