Новости
11 Ноября 2022, 10:00

Булдыклы ирләр затыннан

Бүген олы тормышка аяк баскан яшь кешеләр авыл тормышын бик үз итеп бармыйлар. Аларның крестьян хезмәте белән бәйләнмәгән үз юлы. Ләкин кече туган илләреннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган кешеләр бар, һәм шуңа да, борыннан килгән гореф-гадәтләрне саклап, олы һәм кече авыллар яши әле яши. Каен-Елга авылында Илдус Шәйхиевны әнә шундыйларның берсе дип ышанып әйтергә була.

Булдыклы ирләр затыннанБулдыклы ирләр затыннан
Булдыклы ирләр затыннан

Монда туган, урындагы башлангыч мәктәптә укыган, күрше Тузлыкуш авылында урта белем алган. Бәләбәйнең 89 нчы училищесында укып, ул заманда иң ирләр һөнәрен алган – машина йөртүче. Бөтен чын ир-егетләр кебек, армиядә хезмәт иткән. Максатка омтылучан егет аннары Бәләбәй совхоз-техникумында укыган, инженер-механик дипломы алган. Илдус һәрвакыт туган авылына тартылган. Яшь чакта чордашлары шикелле каядыр чыгып китү уе, бәлки, булгандыр да, әмма Илдус хәзер бу хакта искә дә төшерми. Совет чорында  ул мәктәптә хуҗалык буенча директор урынбасары, Чапаев исемендәге колхозда баш инженер булып эшләргә өлгергән. Колхозлар таралгач, фермерлык эшенә тотынган – бөртекле культуралар үстергән. Бүген дә шул эш белән шөгыльләнә, әмма инде үзенең  шәхси ярдәмче хуҗалыгында. Илдус Нурлыгаян улы үз басуларын эшкәртә, бодай, солы, арпа чәчә. 10 баш ит токымлы эре мал тота. Хуҗалыгын алып бару өчен трактор, комбайн, чәчкечләр сатып алган.

Һәр кеше шикелле, безнең героебызның да тормышында кыенлыклар була. Әмма аларны җиңәргә янында һәрчак яраткан хәләле Алия белән ике чибәр кызы  бар. Язгы чәчү, уңыш җыйган вакытта ярдәмгә килергә әзер булган ышанычлы дуслары, туганнары, авылдашлары да җитәрлек. Илдус Нурлыгаян улы иң-иңнәрен төшереп калдырмас өчен аларны исемләп атый. Алар Фәиз Гимазов, Әхсән Маннанов, Әхәт Яһудин, Фәнүз Зәйдуллин, шулай ук Айдар Туляшев аерылмас дусы.

Илдус Шәйхиев үзе дә авылдашларына ярдәм күрсәтергә тырыша, туган авылының җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Журналистлар килгән көнне авыл кешеләре зиратны төзекләндерә иде. Без Илдусны шунда очраттык та, кулында мотопычкы, ул башка ирләр белән картайган тирәкләрне кисә иде. Кирәк була калса дип, тракторын да китергән...

Менә шундый, авыл хезмәтеннән курыкмаган, шәхси хуҗалыкларын уңышлы алып барган хезмәт сөючән ир узаманнарына таяна да инде бүген авыл.

Елена Петрова фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас