Новости
14 Ноября 2022, 05:03

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар транспорт салымын түләүдән азат ителә

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымын түләүдән азат итәләр, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышының матбугат хезмәтеннән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар транспорт салымын түләүдән азат ителәРеспубликада махсус хәрби операциядә катнашучылар транспорт салымын түләүдән азат ителә
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар транспорт салымын түләүдән азат ителә

Депутатлар шушы айда ук “Транспорт салымы турында” республика законына тиешле үзгәрешләр кертергә җыена.

«Закон проекты 2023 елда Луганск һәм Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, шулай ук Украина биләмәләрендә махсус хәрби операция үткәрүдә катнашҡан гражданнарны  яки аларның гаилә әгъзаларын 2022 ел өчен транспорт салымын түләүдән азат итәргә тәкъдим итә,  – диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев.  – Льгота җиңел һәм йөк автомобильләренә, мотоциклларга, мотороллерларга, шулай ук башка үзйөрешле транспортка, пневматик һәм чылбырлы тәгәрмәчле машиналарга һәм механизмнарга  ҡагыла (тик бер транспортны гына сайларга кирәк). Двигательнең куәте, транспорт нинди елда чыккан  – мөһим түгел».

Законны тормошка ашыру өчөн 100 миллион сумға якын акса юнәлтелә.

 

Автор:Башинформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас