Новости
14 Ноября 2022, 05:05

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек буенча курс кертелә

2023 елның 1 сентябреннән илебез мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курсы кертелә, дип хәбәр итә ТАСС Мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтанма белән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек буенча курс кертеләЯңа уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек буенча курс кертелә
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек буенча курс кертелә

“Мәктәпләрдә ул киләсе елдан башлана, 1 гыйнварга кадәр курсны әзерләүне тәмамларга тиешләр, соңыннан аңа сынау уздырыла”, – дип министрның сүзләрен җикерде ТАСС.

Башлангыч хәрби әзерлек курсын гомум белем бирүнең мотлак программасына кертергә кирәк дигән тәкъдим белән “Гадел Русия – дөреслек өчен” партиясе лидеры Сергей Миронов чыгыш ясаган.

Фото: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас