Новости
15 Ноября 2022, 07:00

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган чара булды

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә күренекле галим, мәгърифәтче, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Ризаэтдин Фәхретдинның фәнни-дини хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган чаралар уза. Мәдрәсә танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, морза Акчуриннар нәселеннән чыккан хәйрияче Мәрьям Солтанова исемен йөртә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган чара булдыУфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган чара булды
Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган чара булды

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәдрәсәнең I курс шәкертләре остазлары белән бергә мөселман зиратында мөфти Фәхретдиннең каберен күреп кайтты. Студентлар һәм укытучылар Коръән аятьләрен укыды, шулай ук Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин, Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, Шакир хәзрәт Хиялетдинов һәм бу зиратта җирләнгән барлык мөселманнар рухына дога кылдылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ufada-maryam-soltanova-isemendage-madrasada-rizaetdin-faxretdinga-bagyslangan-cara-buldy-5862793

 

Автор:Татаринформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас