Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь , 14:00

"Манзара" тапшыруында – яңа алып баручы

Күптән түгел ТНВ каналында без яратып караган “Манзара” тапшыруы алып баручысына кастинг узган. Шулай итеп, тапшыруның яңа алып баручысы билгеле булды.

"Манзара" тапшыруында – яңа алып баручы
"Манзара" тапшыруында – яңа алып баручы

 Ул – Г.Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләүче Зөлфия Шәмсуарова. Зөлфиянең “Манзара”дагы пары – шулай ук Г.Камал театры хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев.  “ТНВ игълан иткән кастингны үттем. ТНВның зур гаиләсенә рәхмәт. Һәр дүшәмбе Алмаз белән “Манзара” тапшыруында без бергә. Ә театрдагы микрофон-колакчыннарымны ташламыйм! Чөнки мин аларны бик яратам”, - дип язган Зөлфия.

Шуны да әйтергә кирәк, Алмазның да, Зөлфиянең дә хәләл җефетләре шулай ук Камал театры артисты булып эшли.

Фото: ТНВ

 

Автор:Татаринформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас в