

Франциядә Париж Медицина академиясе Директорлар Советының тантаналы залында Әбугалисинаның бронза бюсты урнаштырылган. «Бюст AVICENNIA INTERNATIONAL PRIZE премиясен тапшыру тантанасы кысаларында ачылды», дип хәбәр итә Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте.
Франциядә Үзбәкстан Республикасының вәкаләтле илчесе Cәрдор Рөстәмбаев бу вакыйганың тарихта калачагына һәм яшь буынга бөек галим Әбугалисина мирасын өйрәнү өчен этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдергән.
Халыкара премия тапшыру тантанасында катнашучылар бу инициатива өчен Бөтендөнья оешмасын һәм Франциядәге Үзбәкстан илчелегенә рәхмәтләрен җиткергән. Париж университеты профессоры Жоэль Шандилье Әбугалисинаның Үзбәкстан җирлегендә туган даһи булуы белән бергә, дөнья мирасының әһәмиятле өлеше булуын да ассызыклаган. Ул бу гамәлнең Үзбәкстан белән Франция арасында күпер булуын билгеләп узган.
Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте Татарстан белән дә хезмәттәшлек итә. Быел аның конгрессында татар галимнәре дә катнашкан иде.
Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең матбугат үзәге