Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2022, 12:00

Җир шарында 8 миллиард кеше яши

15 ноябрьдә җир шарындагы халыкның саны  8 миллиард кешегә җиткән, дип хәбәр итә Берләшкән Милләтләр оешмасының халыклар саны өлкәсендәге фонды.

Җир шарында 8 миллиард кеше яши
Җир шарында 8 миллиард кеше яши

Аеруча Азия һәм Африка илләре җирдәге халык исәбенең артуына зур өлеш керткән, Европада, киресенчә, халыкның кимүе күзәтелә.

Кешелек чираттагы үсеш этабына җиткәч, үзенең алдында торган глобаль проблемаларны хәл итү юлын табарга тиеш, диелә хәбәрдә. 2037 елда Җирдә халык саны 9 миллиардка җитүе ихтимал, дип фаразлый Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

Фото: Берләшкән Милләтләр Оешмасының халыҡлар саны өлкәсендәге фонды.

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: