Башкортстанның атказанган артисты, автор җырларын башкаручы Рамил Бадамшин октябрь ахырында Александр Доставалов исемендәге батальон егетләре янына концерт белән барган. Ул күргән-кичергәннәрен, хис-тойгыларын “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйли.
“Сугышчылар турында җырлар башкарганда аларның төбәлеп караган үткен карашларын тойдым. Алар тормыш кадерен аңларга өлгергәннәр. Кинотасмадагы кебек, аларның күзләрендә күңел кичерешләрен, эмоцияләрен күрдем. Яшермим, аларда сагыш та бар иде. Ә йөзләренә елмаю чыкканда, ә ул елмаюлар чын күңелдән, шуны аңладым: хәрби хезмәткәрләрнең күңелендә җиңүгә ышаныч бар. Шуңа без үзебезнең ир-егетләргә ярдәм итәргә тиеш”, – ди Рамил Бадамшин.
Ул хәрби операциядә катнашырга теләк белдерә. Әмма военкоматтан повестка килмәгән. Шуңа карамастан, артист күңеле кушканча эшли – ул махсус хәрби операция территориясенә республикадан гуманитар ярдәм составында бара.
Рамил Бадамшин – ихлас кеше. Ул укытучылар, табиблар, балалар өчен концертлар куя, 20 елдан артык хөкем ителгәннәр белән эшли. Ә махсус хәрби операция зонасына барыр алдыннан ул солдатлар өчен “Нива” машинасы сатып алган.
“Бүген беркемгә дә җиңел түгел. Шуңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам”, – дигән Бадамшин.