Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2022, 09:00

1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артачак

Россиядә салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, газга һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифлар агымдагы елның 1 декабреннән кыйммәтләнә.

1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артачак
1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артачак

Тарифлар 9 проценттан артмаячак, дип билгеләп үтелә. Монополиягә каршы федераль хезмәт инициативасы белән газ бәясе 8,5 процентка артачак.

Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте газ бәясенең кыйммәтләнүе инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам итү зарурлыгы турында хәбәр итте.


Киләсе елда тарифлар 1 июльдә артыр дип фаразлана. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: