Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2022, 10:00

Башкортстанда 97 мең тоннага якын ак шикәр җитештерелгән

Башкортстанның ике шикәр заводында яңа уңыш чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 14 ноябрьгә “Раевшикәр” җәмгыяте һәм Чишмә шикәр заводы 627 мең тонна тамыразык эшкәрткән.

Башкортстанда 97 мең тоннага якын ак шикәр җитештерелгән
Башкортстанда 97 мең тоннага якын ак шикәр җитештерелгән

Бүгенгә республикада 96,7 мең тонна ак шикәр җитештерелгән, шул исәптән

 “Раевшикәр” җәмгыятендә – 50,3 мең тонна, Чишмә заводында 46,2 мең тонна.

14 ноябрьгә Башкортстанда татлы тамырның тулаем җыемы 1,361 миллион тонна тәшкил иткән, уңыш һәр гектардан – 309,1 центнер.

Фото:Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: