Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2022, 11:21

Милләтебез киләчәге – безнең кулда

Узган шимбәдә (19 ноябрьдә) Уфа “Нур” татар  дәүләт театры бинасында “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый  оешмасының 5 нче съезды узды. Съезд оешманың 25 еллык юбилеена багышланды.

Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда

Съездга әзерлек барышында республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, шул исәптән Бәләбәйдә дә,  конгресс бүлекчәләренең отчет-сайлау конференцияләре булып үткән иде. Аларда да,  шулай ук съезд эшендә дә  Башкортстанда соңгы 5 елда  эшләнгән эшкә йомгаклар ясалды, туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мәсъәләләре күтәрелде, киләчәккә эш планнары билгеләнде.

Зур җыенның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчкәләр салудан башланып китүе бик күркәм булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев делегатларны һәм мәртәбәле кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстан татарлары конгрессының 25 еллыгы һәм оешманың чираттагы съезды уңаеннан язылган котлау хатын укыды.Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы мөфтие, Салават шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рамил хәзрәт Насыйров, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина котлауларын белдерделәр. Наталья Михайловна  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабировның котлавын җиткерде.

Съездның пленар утырышында  Наталья Лапшина,  Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Гайсина, Мәгариф министрлыгының баш белгеч-эксперты Гөлназ Галиеваның катнашуы һәм чыгыш ясаулары  чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйли.

Башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимовның отчет докладында билгеләнгәнчә, иҗтимагый оешма республикабызда яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен, әдәбиятын саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. Конгресс ярдәме белән “Өмет” гәзите, “Тулпар” журналы булдырылган. Ел саен Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигърият бәйрәме үткәрелеп килә, әйткәндәй, Башкортстан татарлары конгрессы да бу һәйкәлне булдыруга  үз тырышлыгын салды,  байтак зур проектлар тормышка ашырыла. Алар исәбендә, “Туган тел” татар җырын яшь башкаручылар конкурсы, “Татар кызы”, “Нәүрүз гүзәле” бәйгеләре һ.б. Рәис  5 елда башкарылган эшләргә тукталып, район-шәһәр бүлекчәләренә рәхмәтләрен җиткерде. “Армия солдатлары белән көчле булган кебек, без дә урындагы бүлекчәләребез белән көчле”,  – диде ул.

Заһир Хәкимов башкарылган эшләр белән берлектә проблемаларга да тукталды. Районнарда узган очрашулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне дә җиткереп, аларны съездның резолюциясенә кертергә кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, милли көрәш буенча, шул исәптән Башкортстан татарлары Кубогына, бәйгеләр оештыру; Уфа шәһәрендә республикабыз районнары көннәрен үткәрүне тергезү; Башкортстан юлдаш каналында татар телендә тапшырулар оештыру. Башкалабызда татар мәдәнияте үзәге – “Татар йорты” ачылса, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә тагын бер зур этәргеч булыр иде

Туймазы, Бишбүләк, Шаран, Дүртөйле  һ.б. районнардан делегатларның чыгышларында бәян ителүенчә, һәр төбәктә урыннарда милләттәшләребез зур эшләр башкара, матур чаралар уздыра. Барлый калсаң, бәләбәйлеләрнең дә халкы өчен актив өлеше башкарган эшләре шактый. Шатланасың да, сокланасың да, кулдан килмәгәннәрен уйлап, үрсәләнәсең дә. Шуңа күрә дә милләтем, телем дип янып йөргән күп милләтәшләребезнең эшләрен күреп, конгрессның юбилее илә аларга югары наградалар тапшырылуы сөенечле хәл. Ә һәр делегатка саллы китаплар да бүләк итүе өчен Бөтендөнья татар конгрессына чиксез рәхмәт! Уфа

“Нур театры” артистларының милли гамьле искиткеч матур концерты да тагын  затлы бер бүләк булды.

Съездны югары дәрәҗәдә уздыру өчен хәстәрлек күргән һәркемгә чиксез рәхмәт. Әлбәттә, әйтәсе килеп тә, әйтелмичә калган сүзләр, фикерләр күпләр күңелендә булды, бар. Милли мәгариф системасының җимерелүе, туган телебезнең авыру түшәгендә ятуы кемне генә борчымый икән соң?! Аларны тергезү бездән генә тормаганын һәркем  аңлый. Әмма, ничек кенә булмасын, өметсезлеккә бирелергә ярамый.

 Республиканың барлык төбәкләреннән килгән 234 делегатның (бездән конгрессның Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, тарихчы Нрмөхәммәт Хөсәенов, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина һәм мин катнаштык), мәртәбәле кунакларның  искиткеч матур бинада зур форумга җыелуы, туган телебездә аралашуы, кочаклашып күрешүләре; халкыбыз уллары һәм кызларының матур милли киемнәре,  гармуннар моңы, җырлар, йөзләрдәге шатлык-елмаюлар, истәлеккә фотоларга төшүләр, чара ахырында халкыбыз гимны “Туган тел”не басып барыбыз бергә җырлау – республика татарларының  күплеген, барлыгын, бердәм, исән булуын, зур рухи көч икәнен күрсәтте. Әйе, бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр.

Шулай итеп, съезд узды, бурычлар куелды – эш бездән, милләттәшләр. Милләтебез, туган телебез киләчәге – безнең кулда.

Исегезгә төшерәбез

“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының 1 съезды 1997 елда уза. Башкортстанда яшәүче татарларның беренче җыелышында 700гә якын делегат һәм 200 мәртәбәле кунак катнаша. Беренче съездда Башкортстан Республикасында яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү  оешманың төп максаты итеп билгеләнә.

1997 елда узган “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының съезды вакытында беренче рәис итеп Эдуард Хәмитов сайлана.

 

 

Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Милләтебез киләчәге – безнең кулда
Автор:Зәйфә Салихова, съезд делегаты.
Читайте нас: