Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 18:00

Театр яктылыкка, нурга илтә

Кичә, 20 ноябрьдә, Бәләбәй татарлары өчен сөенечле вакыйга булды. Безгә ерак араларны якын итеп  Буа театры артистлары килде! Алар Үзәк Мәдәният йортында театр сөючеләргә Зифа Кадыйрованың повесте буенча “Бәхеткә юл кайдан?”мелодрамасын күрсәтте.

Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр яктылыкка, нурга илтә

Әлеге спектакль гаилә кыйммәтләре һәм йортсызлар-сукбайлар тормышы турында. Төп герой язмышына җитди сынаулар төшә (адәм актыгы-иренең һәм алкаш малаеның мыскыл итүләре, кызының искиткеч гамьсезлеге). Бу авырлыкларны җиңеп чыгарга аңа тик ярату ярдәм итә. Бәхет нәрсә соң ул? Аңа юлны ничек табарга? Спектакль геройлары раславынча, бәхет ул безнең кулларда, тик кешеләр шуны аңламый – бәхеткә юл эзлиләр...

Гыйбрәтле, уйландырырлык әсәр, күктән алып язылмаган, чынбарлыкның үзе. Шоу-моулар, җиңел-җилпе җырлар, билдән түбән көлдергечләр ишәеп киткән бүгенге заманда сискәндерә, уйландыра, гыйбрәт ала торган сәхнә әсәрләренең кирәклеге көн кебек ачык.

Бәләбәй тамашачысы тормыш төбен актарып күрсәткән артистлар уенын тын да алмый карады. Шәп уйнады сәхнә осталары, гүя уйнамады, ә үзләре шул тормышта яшәде, шуңа да тамашачылар төп геройны кызганып уфтанып елап утырса, кире геройларга карата нәфрәт кичерде. Менә ул театрның көче! Юкка гына сөекле Тукаебыз, театр яктылыкка, нурга илтә, дип язмаган шул.

Татарстанның халык артисты (Буа театры җитәкчесе) Раил Садриевның шигырь уку осталыгын, видеолардан, телевизордан күреп, тыңлап, күпләр яхшы ук белә. Спектакль тәмамланганнан соң аның Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин кебек күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен укуын безнең тамашачы да бик җылы кабул итте. Ихласлыгы, шигъри әсәрләрне тормыш белән бәйләве белән ул Бәләбәй тамашачысының олы ихтирамын яулады.

Театр... Шигырь  кичәсе... Күңелнең әллә күпме тойгыларга баюы... Болар бит үзләре генә дә безнең өлешкә төшкән бәхет! Ләкин Пушкин картасы белән хәтта бушка да килеп театр карау бәхетеннән үзләрен мәхрүм иткән

милләттәшләребезне генә аңлап булмый. Кызганычка каршы, буш урыннар шактый, шактый иде. Безгә бит театр әллә нигә бер килә, эх, милләттәшләр...

Ә рәхмәтле тамашачы Буа артистлары белән очрашуга сөенеп бетә алмады, бик озак алкышларга күмде, тагын да килүләрен үтенде. Бәхет һәм бәхетсезлек турында уйлады һәм уйланадыр...

Театрның Бәләбәйгә килү хәстәрлеген күргән, зур тырышлык салган Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәсе Рәсүл Гәрәевка  чиксез рәхмәт!

 

 

Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр  яктылыкка, нурга илтә
Театр яктылыкка, нурга илтә
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас в