Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2022, 10:09

Казларның канын эчеп чыккан

Иртәгә суябыз, дигән көнне...

Казларның канын эчеп чыккан
Казларның канын эчеп чыккан

Шаран районының бер авылында төнлә билгесез җанвар кунак булган.

Ул шәхси ихатага кереп, 12 казны буган һәм каннарын эчкән. Бу хакта "Башинформ" яза.

16 ноябрьдән 17 ноябрьгә каршы төндә хуҗабикә казларны  абзарга куып керткән, икенче көнне аларны суярга тиеш булган. Ләкин иртән казларын үле килеш тапкан.Абзарда,  аның тирәсендә  таралган мамык һәм кан эзләре дә булмаган.

Хуҗабикә дә тавыш-тын ишетмәгән, этләр дә өрмәгән. Казлар, гадәттә, бөтен авылны уята алырлык итеп кычкыра алса да, бу төнне тавышлары ишетелмәгән.

Ерткыч чокыр казып абзарга кергән. Абзар янында эзләр табылган. Зыян күргән хатын чакырган урманчы бу төлке түгел, дигән. Бу ләтчә яки көзән булырга мөмкин.

Фото: башинформ

Казларның канын эчеп чыккан
Казларның канын эчеп чыккан
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: